Мәмәтхуҗада сәламәтлек формуласын өйрәнделәр
Кеше сәламәтлеге - тормышта төп кыйммәт байлык. Без барыбыз да нык һәм сәламәт булып үсәргә телибез. Сәламәт булу - кешенең табигый теләге. Безнең һәрберебез моның нинди кыйммәтле хәзинә икәнен аңларга тиеш.
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр өчен зарарлы гадәтләрне кисәтү буенча «Сәламәтлек формуласы» дигән танып-белү сәгате үткәрделәр.
Чараның төп максаты - актив тормыш позициясен, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, зарарлы гадәтләрдән һәм бәйлелекләрдән аңлы рәвештә баш тарту.
Әңгәмәдә тәмәке тарту, алкоголь, наркотик матдәләрнең кеше сәламәтлегенә начар йогынтысы анализланды. Анда катнашучылар начар гадәтләрнең барлыкка килү сәбәпләрен ачыкладылар: холыкның зәгыйфьлеге, аралашкан компаниянең начар булуы, тизрәк олы кеше булып күренү теләге, гадәти кызыксыну. Балалар сәламәт яшәү рәвешенең кеше өчен никадәр мөһим булуы, тормыш проблемаларын хәл иткәндә зарарлы гадәтләрдән башка ничек эш итәргә, тәртипле ял итүне ничек оештырырга өйрәнергә кирәклеге турында үз фикерләрен әйттеләр.
Чара ахырында балалар «Синең сайлавың – синең тормышың» дигән буклетлар алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев