Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада пиротехниканы куркынычсыз куллану кагыйдәләрен искә төшерделәр

Ел саен кышкы бәйрәмнәр якынлашкан саен һавада үзенчәлекле кәеф уяна: гирлянда утлары, фейерверклар җибәрү, яңа ел бизәкләре тылсымлы атмосфера тудырырга ярдәм итә. Ләкин,аларны кулланганда куркынычсыз кагыйдәләре турында да онытмаска кирәк.

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр өчен «Пиротехника - күңел ачудан, бәлагә кадәр» дигән сәламәтлек һәм куркынычсызлык дәресе үткәрделәр.

Яшь буын белән әлеге дәреснең темасы Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан аеруча актуаль. Шуны онытырга ярамый: пиротехника - шактый җитди уенчык. Алар аркасында килеп чыга торган барлык күңелсез, ә кайчакта бәхетсезлек очраклары да - дөрес булмаган һәм саксыз мөгамәлә нәтиҗәсе, куркынычсызлыкның элементар таләпләрен бозу яки тиешенчә файдаланмау. Безнең балаларыбыз бәйрәмнең салют кабынулары һәм көчле петардалар шартлавы белән үрелеп баруын тели, әмма кайчак алар үзләрен нинди куркыныч астына куюларын уйлап бетермиләр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга бәйрәмнәрдән соң күңелле истәлекләр генә калдырсын дигән кагыйдәләрне җиткерергә тырыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев