Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы көненә багышланган концерт программасы узды.
Бәйрәмнең тантаналы өлешендә Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкин барысын да бәйрәм белән котлады һәм ветераннар оешмасы рәисе Михаил Матвеевка МХОда катнашучыларга даими рәвештә ярдәм иткәне өчен рәхмәт хатын тапшырды.
Бәйрәмдә концерт белән «Иделкәй» татар халык коллективы, баянчы-солист Евгений Алексеев чыгыш ясадылар. Авыл халкы моңлы җырлар ишетергә, бергәләп яшь чактан бирле күңелгә якын булган ретро җырларны җырларга, хәтта баян көйләренә биергә җыелдылар. Һәр җәй - ул елмаеп, җырлап, биеп үткәрәсе килгән вакыт, артистлар үз тамашачыларына нәкъ менә шушы кәефне җиткерергә тырыштылар.
Концерт программасы мавыктыргыч һәм төрле иде. Бәйрәм дәвамында чыгыш ясаучылар ике телдә матур җырлары белән сөендерделәр. Тамашачылар игътибарына төрле жанрдагы музыкаль номерлар: вокаль төркем "Мәмәтхуҗа солянкасы", "Ручеек” бию төркеме һәм Венера Камалетдинова күрсәтелде. Һәр чыгыш бәйрәм кунакларын көчле хисләре һәм башкару осталыгы белән сокландырды. Мондый концертлар уздыру -безнең җирдә яшәүче талантлар йолдызлыгын күзәтү өчен уникаль мөмкинлек. Концерт «Мин яратам сине Татарстан» җыры белән тәмамланды.
Чараны оештыручылар концертта катнашучы артистларга, ә Мәмәтхуҗалыларга вакытлыча үз мәшәкатьләрен калдырып, авылдашлары белән бергә җырдан ләззәт алып, күңелләре белән ял иткәннәре өчен рәхмәт белдерә.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев