Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада карлы уеннар үтте

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта “Карлы уеннар” дигән күңелле уен программасы узды.

Кыш - елның иң матур вакытларының берсе. Ул балаларны һәм өлкәннәрне искиткеч хыяллар иленә алып китә. Елның башка бер генә вакыты да балаларны һәм өлкәннәрне саф һавада шундый күп төрле уеннар һәм күңел ачулар белән болай шатландыра алмыйдыр, мөгаен. Хәрәкәтчән уеннар һәм саф һавада күңел ачу шатлык һәм сәламәтлеккә бәяләп бетергесез файда китерә.  

Балалар ярышларта актив катнаштылар: җитезлеккә һәм зирәклеккә биремнәр башкардылар, бер-берсенә ярдәм күрсәтеп, биремнәрне үтәүдә актив һәм теләп ярыштылар. Эстафетаны үткәргәндә ярыш булуга карамастан, балалар арасында күңелле һәм дустанә атмосфера сизелде. Катнашучыларның барысы да җитез, көчле, кыю, ә иң мөһиме - дустанә иде, шуңа да саф һавада очрашудан канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев