Мәмәтхуҗада “Каһарманнар - безнең якташларыбыз” чарасы үткәрделәр
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада “Каһарманнар - безнең якташларыбыз” чарасы үткәрделәр

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында хәтер сәгате булып узды. Донецк Халык, Луганск Халык Республикаларында, Украина территориясендә тыныч халыкны яклау буенча хәрби бурычын үтәүчеләргә ярдәм итү теләге күп кенә россиялеләрне берләштерде.

Бүгенге көнне “Чын ирләр чоры" дип атыйлар. Россия сугышчылары –алар илебезнең чын геройлары. Якташларыбыз МХО барышында көн саен батырлык һәм каһарманлык күрсәтәләр. Чара рухи көче, намусы, батырлыгы әхлакый кешелек сыйфатларын һәм Ватан алдындагы җаваплылыгын күрсәтү үрнәге булган, лаеклы рәвештә герой-каһарман дип аталган барлык кешеләргә багышлана.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре Донбасста көрәшүче батырлар, көндәлек батырлыклар, сугышчыларның куркусызлыгы һәм аларның һичшиксез җиңүгә омтылышлары, МХО зонасындагы якташларыбыз турында сөйләделәр. Кемнәр алар, безнең геройлар? Алар - хәрби хәрәкәтләр вакытында иң яхшы сыйфатлар күрсәтүчеләр һәм бүләкләргә ия булучылар, алар Югары Ослан районында да күп.

Чара ахырында Ватанны саклаганда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.


Нет комментариев