Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Мәмәтхуҗада грамоталылык көнен билгеләп үттеләр

Халыкара грамоталылык көненә Мәмәтхуҗа авылы китапханәсендә «Иң грамоталы» дип аталган уен-викторинасы үткәрелде.

Халыкара грамоталылык көне ЮНЕСКО тарафыннан 1965 елда мәгариф министрларының «Бөтендөнья конференциясе»нең грамотасызлыкны бетерү буенча тәкъдиме белән гамәлгә куела.

Чара барышында китапханәче Елена Седова балаларны әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, зирәклек һәм тапкырлык буенча ярыштылар, «Логика һәм зирәклек», «Фонотека» һәм башка уеннарда катнаштылар.

Уен барышында укучылар грамоталылык — кешенең үзенә күрә бер йөзе дигән нәтиҗәгә килделәр. Белемле булу - абруйлы булу, күп нәрсәгә ирешү, җәмгыятьтә алга киткән шәхес булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев