Мәмәтхуҗада “Әфганстан.Тере хәтер” чарасы узды
15 февральдә илебездә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Бу дата - дөньяның төрле илләрендә кайнар нокталарда сугышкан сугышчы-интернационалистларга, офицерларга һәм солдатларга хөрмәт күрсәтү.
Бу көнне Ватанны саклаучылар елы кысаларында Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре үткәргән «Әфганстан. Тере хәтер» исемле чарага сугышчы-интернационалист Госман Нәбиулла улы Саттаров чакырылган иде.
Чара барышында мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел булуын сөйләде. Бу игълан ителмәгән сугыш 9 ел, 1 ай, 19 көн дәвам иткән: 1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр. Әлеге сугышта 15 меңгә якын кешенең гомере өзелгән, ә ул мәңгелек һәм кешеләр хәтерендә озак сакланырга тиеш, чөнки аның тарихы солдат каны һәм ана күз яшьләре белән язылган.
Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Саттаров Госман Нәбиулла улы үзенең хәрби хезмәте, Ватанны саклаучыларның, Әфганстандагы солдатларның, офицерларның һәм Украинада МХОда катнашучы бүгенге хәрбиләрнең батырлыгы турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.
Безнең Әфганстандагы сугышны онытырга хакыбыз юк һәм үз бурычларын намус белән үтәгән, җирдә тынычлык өчен гомерләрен куркыныч астына куйган кешеләрне истә тотарга бурычлыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев