Җәй - велосипедта йөрү вакыты. Педальләр әйләндерергә өйрәнгәннән соң, балалар урамнар һәм юллар, парклар һәм скверлар буйлап велосипедта йөриләр.
Велосипед хәрәкәт итүнең нәтиҗәле чараларының берсе булып тора. Ул чагыштырмача арзан, маневрлы, автономлы, өзлексез, куркынычсыз, юлсызлыктан курыкмый һәм идарә итүдә дә гади.
Ел саен уздырыла торган "Балачак иминлеге" Бөтенроссия акциясе кысаларында Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре спорт мәйданчыгында балалар өчен танып-белү сәгате үткәрделәр.

Мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова балаларга велосипедның барлыкка килү тарихын, велосипедчының экипировкасы серләрен, юлда үзара хөрмәт итү кагыйдәләрен сөйләде, шулай ук балалар белән велотранспортта юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар.
Ахырдан балалар җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен кагыйдәләрне үтәргә, игътибарлы һәм сак булырга вәгъдә иттеләр.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев