Көз – елның искиткеч вакыты. Куе буяулары һәм хуш исләре белән ул үзеннән-үзе гүзәл вакытка әверелә.
Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында “Оста куллар” һәвәскәрләр төркемендә катнашучылар арасында иҗат сәгате узды. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе көзге яфраклардан аппликация ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Көз көне яфраклардан төрле аппликацияләр ясап була, чөнки бу вакытта табигый материал аяк астында гына ята. Эш өчен көзге яфраклар, ПВА җилеме, пумала һәм фантазия очышы кирәк булды.
Көзге иҗат атмосферасына чумып, чарада катнашучылар картонда көзге яфраклардан төрле аппликацияләр ясадылар. Гадәти булмаган матур көзге эшләнмәләрне ясау бер дә кыен түгел булып чыкты. Тик бераз сабырлык, игътибар һәм тырышлык кына кирәк - нәтиҗә озын салкын кыш буе күзләрне сөендерәчәк.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев