Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында “Каляка - маляка” түгәрәгендә Җиңү көненә багышлап рәсемнәр ясау дәресе узды.
9 майда Җиңү көне - Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Бу 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган совет сугышчыларына хөрмәт һәм хәтер билгесе. 2024 елның 9 маенда - Җиңү көненең 79 еллыгы. Сугышчыларның батырлыгы һәм тылда хезмәт кешесенең фидакарьлеге беркайчанда онытылмаячак.
Балаларның рәсемнәре 1941-1945 елгы сугышта җиңгән кешеләргә карата җылы, мәхәббәт, эчкерсезлек белән сулый һәм тирән ихтирам күрсәтә. Үз рәсемнәрендә алар үзләрен кызганмыйча җиңүгә барган солдатларга рәхмәтле булуларын күрсәтәләр. Һәр рәсем күңел җылысын биреп, тырышып ясалган, шуңа күрә дә матур һәм эчтәлекле килеп чыккан.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев