Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Макыллылар Казанда Герой Алексей Исаев истәлегенә каен утырттылар

5 май көнне бер төркем макыллылар Казан шәһәренең истәлекле урыны, якташыбыз Советлар Союзы Герое Алексей Исаев урамына сәяхәт кылды.

Чарада Геройның туганнары, якташлары, чараны оештыручы Казан балалар бакчасы катнашты.

- Бу тантаналы очрашу күңелләрдә горулык хисе уятты, Алексей Исаев исемен йөртүче кечкенә урам безгә Казанны тагы да якынайтты. Чөнки хәзер бу урамда Герой яшәгән җирлектән килгән каен үсә, Казанда үз каеныбыз бар. Саклап үстерергә нәни дусларыбыз бар. Алар Казанның Мәскәү районы 174 нче  балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, һәр елны Алексей Исаев хөрмәтенә куелган мемориал такта янына килеп баш июче  олы йөрәкле тәрбиячеләре җитәкчелегендә бу чараларда катнашалар.
Рәхмәт бу чараны оештыручыларга,
Рус Макылы авылы китапханә мөдире Надежда Першинага, ул беренче мәртәбә Алексей Петрович турында кызыксынып өйрәнүчеләр белән танышты, очрашулар һәм сөйләшүләр алып барды, материаллар белән уртаклашты. Инде ничә ел ныклы бәйләнеш дуслык җепләрен ныгытты, - дип горурланып сөйләде Мәдинә Хисамова, Татар Макылы авылы китапханәчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Помним и гордимся Алексей Исаев герой земляк