Макылда самавырга кунакка килделәр
Россиядә Гаилә елы һәм Бөтендөнья балалар көне кысаларында Макыл авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Самавырга кунакка» чарасы уздырды. Ул гаилә гореф-гадәтләренә багышланды.
Һәр гаиләнең үз традицияләре бар, ә әлеге кичә гаилә традицияләренең берсе - чәй эчү турында булды. Гаилә белән чәй эчү – бергәләп гаилә белән җыелуга, очрашуга шатлану, үткән көн турында хис-кичерешләр белән уртаклашу, борчылуларны һәм кайгы-хәсрәтләрне тарату, мәхәббәт, ярдәм, кайгыртучанлык һәм, әлбәттә инде, хуш исле чәйне тәмләү өчен менә дигән сәбәп.
Чәйле кичәгә авылда яшәүче, биш ул тәрбияләүче, күп балалы Ильясовлар гаиләсе чакырылды. Алар үзләренең гаилә иминлеге һәм бәхет серләре белән уртаклаштылар, кызыклы тарихларын искә төшерделәр, бергәләп чәй эчү традицияләре белән бүлештеләр.
Чарада шулай ук “Шатлык”рәсем ясау клубы әгъзаләре Родионовлар гаиләсе - кызы Лера һәм әнисе Екатерина катнашты.
Чара азагында төп атрибут - самавырны бизәү буенча мастер-класс үткәрелде. Иҗат сәгате, ә иң мөһиме ата-аналар белән бергәләп эшләү кызыклы һәм файдалы узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев