Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Макылда «Чиста хәтер» акциясе узды

“Көзге изгелек” акциясе кысаларында мәдәният һәм спорт хезмәткәрләре “Чиста хәтер” экологик-патриотик акциясен үткәрделәр.

Сугыш бетүгә озак еллар узса да һәм бу вакыйгалар турында хәтерли торган кешеләр санаулы гына кала диярлек, ә алар хөрмәтенә куелган һәйкәл үсеп килүче яшь буын өчен истәлек булып калачак.

Акциядә катнашучылар көче белән һәйкәл янында күп эшләр башкарылды. Постаментны һәм чәчәк түтәлләрен чүптән чистарттылар, юлларны себерделәр, коелган яфракларны җыйдылар, чүп үләннәреннән арындырдылар.  

Һәйкәлне төзекләндерү - ул сугыш узган буын, аларның батырлыгы һәм ныклыгы алдында истәлек билгесе. Бу - безнең эшләребезнең бик аз өлеше, алар ярдәмендә без үз гомерләрен тыныч күк йөзе хакына калдырган кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Бу безнең авылның киләчәге турында кайгырту, яшь буынның бабаларыбыз истәлеген хөрмәтләү. Безнең төп бурыч бу хәтерне еллар буена алып бару. Чиста һәйкәл - үткәнгә хөрмәт күрсәтү, аннан башка киләчәк, тарихны хөрмәт итү юк.

Чарада катнашучылар авыл халкына мөрәҗәгать итә: «Обелиск - изге урын! Аны сакларга, кадерләргә кирәк! Һәйкәлгә чәчәкләр салыгыз, балалар белән килегез, исемнәре истәлек такталарына уелган кешеләргә рәхмәтле булыгыз!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев