Макыл авылы мәдәният йорты, Татар Макылы китапханәсе һәм Рус Макылы спорт-яшьләр клубы хезмәткәрләре бергәләп, икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көнгә багышланган «Чиста обелиск» дигән патриотик акция үткәрделәр.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл тирәсендәге территория җыештырылды.
Истәлекле урынны төзекләндерү - киләчәктә тыныч күк йөзе хакына гомерләрен калдырган һәркемгә рәхмәтебезне белдерү өчен башкарылган эшләребезнең бик аз өлеше ул. Һәм безнең төп бурыч - бу хәтерне мөмкин кадәр озаграк саклау. Кирәкле инвентарь белән коралланып, акциядә катнашучылар обелиск территориясен тәртипкә китерделәр.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев