Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Макыл мәчетенә - 25 ел

Татар Макылы авылында мәчет төзелүгә 25 ел тулуны тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.

Мәчетнең төзелә башлау тарихы ерак 1990 елларга барып тоташа. Халык соравы буенча 1995 елда Макыл мәчете салына башлый, әмма акчага бәйле рәвештә төзелеш дүрт елга сузыла. Мәчет иганәчеләр, авыл халкы көче белән салына, төзелешне тәмамлау бик җиңелләрдән булмый. Ниһаять 1999 елда мәчет ачылу авыл халкы өчен генә түгел, читтә яшәүче авылдашлар, райондашлар өчен дә зур бәйрәм була.

Бу олы, мәртәбәле чараның илебездә игълан ителгән Гаилә елында, Мәүлид аенда үтүе бәйрәмгә тагын да бай төсмерләр өсти. Бәйрәмгә авылның халкы белән беррәттән дәрәҗәле кунаклар да чакырылган. Алар арасында районның имамнары, әлеге мәчетне төзүдә башлап йөргән һәм күп көч куйган иганәче - авыл кешеләре бар иде.

Бәйрәм азан әйтеп, өйлә намазы уку белән башланып китте.

Тантанананың рәсми өлешен авыл имамы Гарифуллин Ренат хәзрәт ачып җибәрде, мәчет төзелешендә, шулай ук ремонт вакытында ярдәм күрсәткән авылдашларны, иганәчеләрне искә төшереп, аларга олы рәхмәтләрен җиткерде.

Мәчетнең тарихы, Аллаһ йортының ничек төзелүе турында авылдашлар истәлегенә, фотоларга, архив документларына нигезләнеп  китапханә мөдире Мәдинә Хисамова җыелган мөхтәрәм кунакларга эчтәлекле презентация тәкъдим итте.

Чараның хөрмәтле кунаклары: мәчетне төзүдә башлап йөргән, күп көч куйган Гобәйдуллин Кашафның оныгы Тимур, бертуган энесе Илдар Гобәйдуллин,  районыбызның имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин, районның элекке җитәкчесе Марат Зиатдинов, авыл җирлеге башлыгы Павел Карпухин, Макыл авылында яшәүче хөрмәткә лаек, мәчеткә гел ярдәм итеп торучылар Шамил Камалетдинов, Ришат Хасанов, Наҗия Гәбделхәй кызы, мәхәллә халкы матур вакыйга уңаеннан истәлекләре, хатирәләре белән уртаклаштылар. Тимур шулай ук мәчеткә гаиләсе исеменнән 11 Коръән китабы да бүләк итте.

Бүгенге көндә мәчетнең эшчәнлеге турында тәфсилләп Әлфия абыстай сөйләде, үзенең чыгышында диннең асылын, Аллаһка якынаюны, балаларыбызны дин аша тәрбияләүгә аеруча әһәмият бирүне асссызыклап үтте.

Дин сабаклары алучы балалар тырышып аятьләр, хәдисләр, мөнәҗәтләр укып, алган белемнәрен күрсәттеләр.

Бәйрәмдә Югары Осланнан Нурисламова Фидания җитәкчелегендә “Хәзинә” фольклор төркеме “Кашаф” мәчете хөрмәтенә үзләре иҗат иткән мөнәҗәтләрне халык хозурына җиткерделәр.

Чараны Бөтендөнья татар конгресының Югары Ослан бүлекчәсе рәисе, Макыл авылы килене Дәүләтшина Гөлгенә алып барды, үзенең чыгышларында ул “Без тарихта эзлебез” проект кысаларында республикабызда мәчетләрне торгызу, төзү, чишмәләрне барлау, зиратларны төзекләндерү, дин әһелләренең исемнәрен мәңгеләштерү кебек чараларның урын алуын сөйләп үтте.

Тантаналы бәйрәмне оештыру Әлфия абыстайның ярдәмчесе Дания Наил кызы тырышлыгыннан башка узмады.

Бәйрәм бүләкләргә, Мактау хатларына бай булды.

Күмәк эш тау күчерә дигән гыйбарә әлеге мәҗлескә рас килә, авыл халкының мөхтәрәм ханымнары ярдәме белән мул итеп сый өстәлләре әзерләнгән иде.

Юбилей мәҗлесе мөселманча, татарча олы сый-хөрмәт белән тәмамланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев