Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Мәктәп волейбол лигасы” ярышлары

Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә Н.Ш.Зиннуров исемендәге гимназия һәм “Чемпион” спорткомплексында “Мәктәп волейбол лигасы” ның зона этабы ярышлары узды.

Спортчыларны котларга район башлыгы Марат Зиятдинов, мәгариф бүлеге җитәкчесе  Рәзилә Яковлева килде. Тантаналы өлештә турнирның башкарма дирекциясе белгече Юлия Горбань  район башлыгы Марат Зиятдиновка, мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәзилә Яковлевага, спорт һәм яшьләр  эшләре буенча бүлек җитәкчесе Александр Федотовка, мәгариф бүлеге белгече Анастасия Еремеевага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Турнирның беренче көнендә республикабызның 8 районынннан кызлар командасы катнашты. Алар үз районнарының җиңүчеләре. Безнең районнан Югары Ослан мәктәбе спортчылары чыгыш ясады.

Икенче көнне 7 район мәктәпләреннән егетләр командасы уйнады. Безнең районнан Иннополис лицее егетләре ярышты.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча кызлар арасында җиңүчеләр :

 1 урын – Яшел Үзән районы

 2 урын – Кайбыч районы

 3 урын -  Кама Тамагы районы

Егетләр арасында 1 урынга Яшел Үзән районы, 2 урынга Кама Тамагы районы, 3 урынга Югары Ослан районы командалары чыкты.

Яшь волейболчыларны һәм аларның тренерларын уңышлары белән котлыйбыз, аларга алга таба җиңүләр һәм яңа спорт казанышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев