Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кызыл канәфер - бәйрәм символы

Югары Ослан интернат-йортында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен “Кызыл канәфер-бәйрәм символы” мастер-классы үткәрделәр.

Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә яшәүчеләр ал төстәге канәфер чәчәкләре ясадылар. Моның өчен алар кәгазь, агач таякчыклар, җилем, кайчы, тимер чыбык кулландылар.

 "Совет чорында туган һәм үскән кешеләрнең бу чәчәк Беренче май бәйрәмен һәм Җиңү көнен искә төшерә, - ди Наталья Котова. - Шуңа күрә әлеге мөһим даталарны алдан белеп, безнең тәрбияләнүчеләр зур энтузиазм белән иҗат процессына керештеләр. Нәтиҗәдә, мастер-класста катнашучыларның барысында да бизәкле кәгазь канәферләр пәйда булды". 

 Социаль хезмәтләр алучылар үзләренең уңышлары белән бик горурландылар. Интернатта иҗат мастер-классларын даими үткәрәләр, аларны төрле хобби-техник үзләштерүгә багышлыйлар. Нәтиҗәләр һәрвакыт үз көчләрен аклый: яшәүчеләр вак кул моторикасын, коммуникатив һәм когнитив күнекмәләрне үстерә, шөгыльләнүләр аларның әйләнә-тирә дөньяга кызыксынуын һәм иҗади потенциалын стимуллаштыра, һәм, иң мөһиме, социаль хезмәтләрне алучыларның актив яшәвен озайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев