Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта халыкта патриотик хисләр тәрбияләүгә игътибар бирәләр

«Геройлар вакыты!» - дигән исем астында Татарстан Республикасы көне алдыннан Кызыл Байракта мәгълүмати-патриотик сәгать узды.

Килүчеләр белән Ватаныбызның мәнфәгатьләрен яклауга баскан солдатларыбызның батырлыклары турында сөйләштеләр. Бу Россия халкының ватанпәрвәрлегенең искиткеч үрнәге. 

Чара Украина территориясендә барган соңгы вакыйгалар турында актуаль мәгълүматны чагылдыручы газеталардан алынган мәгълүмати кисемтәләр белән тулыландырылды. Махсус хәрби операция уздыру вакытында алар алдына куелган барлык бурычларны намус белән үтәгән сугышчылар, гуманитар ярдәм күрсәтү зонасына җибәрү буенча акцияләрдә халыкның катнашуы, беренче кирәкле әйберләр һәм медикаментлар турында әңгәмә алып барылды.

Мондый очрашулар патриотизм тәрбияләүгә, теләктәшлек хисләренә, дөньяда барган вакыйгаларга, үз иле һәм геройлары өчен горурлык хисләренә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев