Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байракта “Кыйссаи Йосыф”ны искә төшерделәр

Чарага килүчеләр Кол Галине һәм аның «Кыйссаи Йосыф»поэмасы белән таныштылар, ул ΧΙΙΙ гасырның беренче унъеллыкларда барлыкка килгән һәм Коръәндә дә чагылыш тапкан.

Әдәбиятта поэманың 200дән артык кулъязмасы сурәтләнгән. Шигырь беренче мәртәбә шагыйрь һәм галим Гәбдрәхим Утыз Имәни тарафыннан әзерләнеп, 1839 елда Казан университеты типографиясендә нәшер ителә. 

Поэманың текстында болгарларның музыкаль көнкүрешен тасвирлаучы күп кенә эпизодлар бар. Мәсәлән, алар иҗтимагый әһәмиятле вакыйгаларны күп яңгыравыклы оркестрлар башкаруында - гаскәрләрнең "барабаннар-торбалар күкрәве" астында узу күренешләрен, Йосыф үзенең әтисен "торбалар, литавр һәм барабаннар гөрелтесе" астында тантаналы каршы алу фактын раслыйлар. 

«Кыйссаи Йосыф» татар халкының рухи мирасының иң күренекле феноменнарыннан берсе була, аны халык алдында башкару шул ук исемдәге көйгә йогынтылы рәвештә гамәлгә ашырыла.

Чарада катнашучыларга әлеге поэма геройларының нинди хисләр кичерүен аңлау кызык булды.

 Поэма шайтанга каршы көрәшкә, кеше бәхетенә багышланган. Балалар "Кыйсса-Йосыф" әсәренең өзекләрен тыңладылар. Шагыйрьнең шигъриятендә, барлык авырлыклар һәм кыенлыклар аша узган, дөньяга һәм тирә-юньдәге кешеләргә мәхәббәт, яхшылык һәм гаделлек хисен саклап кала алган, шулай ук иң катлаулы тормыш хәлләрендә үз абруен саклаган кеше сабырлык һәм яхшылык өчен күп тапкырлар бүләкләнәчәк, дигән фикер әйтелә. «Кыйссаи Йосыф» татар халкы мәдәниятендә гасырлар буена аерым урын алып тора: татарлар, кышкы озын кичләрдә өйләренә җыелып, поэманы искә төшергәннәр, яттан сөйләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев