Кызыл Байракта коррупциягә каршы чара узды
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 2004 елдан башлап ел саен 9 декабрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) инициативасы белән билгеләп үтелә.
Бу көн алдыннан Кызыл Байракта "Коррупцияне бергә җиңәбез!" гражданнарга коррупция төшенчәсе һәм аңа каршы тору турында мәгълүмат бирү буенча чара узды. Шулай ук тематик мәгълүмати буклетлар да таратылды, халыкка коррупция төшенчәсе, коррупциягә каршы көрәш чаралары, коррупцион җинаятьләр өчен җаваплылык, шулай ук җәмгыятьтә хокукка буйсынучан тормыш кирәклеге һәм коррупциягә карата түземсез мөнәсәбәт турында сөйләнде.
Коррупция - бу вазыйфаи зат үзенең Хакимият вәкаләтләрен һәм аңа ышанып тапшырылган хокукларын законсыз рәвештә шәхси матди файда алу өчен куллана торган вәзгыять.
Нинди дә булса ресурсларны бүләргә хокукы булган теләсә кайсы кеше коррупциягә җәлеп ителергә мөмкин. Гадәттә, бу сүзне әйткәндә, кешеләр депутатларны яки хокук саклау органнары хезмәткәрләрен истә тота. Әмма чынлыкта теләсә кайсы бюджет хезмәткәре: табиб, судья, укытучы һ. б. коррупциягә тартылырга мөмкин. Бу күренеш дәүләт оешмалары катнашы булган барлык өлкәләргә дә кагыла. Шуңа күрә дә ул куркыныч. Россиядә бу күренешкә каршы көрәштә кабул иткән барлык чаралар законда беркетелгән. РФ Законы буенча ришвәт алган һәм биргән өчен каты җәза каралган. Теләсә кайсы гражданин эшли ала торган иң мөһим адым — коррупциягә кискен түземсезлек күрсәтү. Әлегә җәмгыять үзе коррупциягә юл куя һәм коррупция схемаларыннан файдалана, бу күренешне бетереп булмый. Монда барысы да базар законнары буенча эшләнә, ә ихтыяҗ, билгеле булганча, тәкъдим тудыра.
Шуңа күрә ришвәт бирмәскә һәм моңа каршы торырга кирәк. Коррупция җәмгыятьне деморальләштерә, хакимиятне һәм дәүләт аппаратын тарката.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев