25 августан 1 сентябрьгә кадәр бөек татар шагыйре Муса Җәлилне искә алу атналыгы авыл мәдәният хезмәткәре тарафыннан оештырылды.
25 август - герой-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне. Җәлилчеләрнең батырлыгы - гаҗәеп каһарманлык үрнәге. Әлеге тарихи датага Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы һәм Муса Җәлилнең 120 еллыгы кысаларында Кызыл Байракта «Шагыйрь-сугышчы Муса Җәлил» экспозициясе әзерләнде.
1944 елның 25 августында Берлиндагы Плетцензее нацист төрмәсендә татар шагыйре Муса Җәлил җәзалап үтерелә. Аның белән бергә «Идел - Урал» легионының яшерен төркеменнән булган сугышчан иптәшләре - Гайнан Кормашев, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев һәм Сәлим Бохараев (чын исеме Галлянур Бохараев) гильотинада вафат булалар.
Экспозиция укучыларны Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм катлаулы язмышы белән таныштыра, бөек шагыйрьнең тормыш һәм иҗат битләрен ача. Күргәзмәдә балалар өчен шигырьләр язылган китаплар, Җәлилнең тыныч вакытта да, сугыш вакытында да язган әсәрләре тәкъдим ителде. Алар арасында танылган “Моабит дәфтәрләре" – шагыйрьнең концлагерь тоткынлыгында язган шигырьләр җыентыгы да бар.
Язучының биографиясен, иҗатын һәм сугышчан юлын тулырак ачу өчен, дошман тылында сугышкан М.Җәлил һәм аның иптәшләре турында истәлекләр язылган китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук фотогалерея һәм “Казанда Муса Җәлил музее буенча юл күрсәткече“ тәкъдим ителде.

Кызыл Байракның мәдәният хезмәткәре шагыйрьнең сугышка кадәрге тормышы, фронтка китүе, әсирлеккә төшүе, дошманга бирелмәве, көрәшергә мөмкинлек булмаганда да көрәшүен сөйләде. Аның фаҗигале язмышының ахыры турында да, тарихта һәм кешеләрнең йөрәкләрендә нинди эз калдыруы турында да искә алдылар. Шулай ук чарага килүчеләр аның легендар «Моабит дәфтәрләре» кулъязма циклын булдыру һәм коткару тарихы белән танышты.
Экспозиция янында кунаклар бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең шигырьләрен дулкынланып тыңладылар һәм үзләре дә укыдылар, Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләренең ничек хакыйкать һәм өмет тавышына әйләнүе, ни өчен Җәлилчеләр турындагы истәлекнең бүген әһәмиятле булуы турында фикер алыштылар. Муса Җәлил исеме батырлык һәм Ватанга чиксез тугрылык символы булып кала.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев