Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кызыл Байрак авыл китапханәсендә «Гариф Ахунов. Тормышы һәм иҗаты» - китап күргәзмәсе оештырылды

Гариф Ахунов 1925 елның 18 сентябрендә Арча районы Өчиле авылында туа.

Ахунов Гарифҗан Ахунҗан улы - прозаик, журналист, публицист, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, драма әсәрләре авторы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, Татарстан АССР премиясе лауреаты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге премиясе лауреаты,  «Татнефть» берләшмәсенең мактаулы нефтьчесе, ТР Фәннәр академиясенең мактаулы академигы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнгән шәхес.

Гариф Ахуновның дистәләгән романнары, повестьлары, очерклары, публицистик әсәрләре, исән чагында ук аны классик язучы буларак таныттылар. Алардан «Хәзинә», «Артышлы тау буенда», «Идел кызы» әсәрләре хәзерге мәктәп дәреслекләрендә үз урыннарын таптылар. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган атаклы "Хәзинә" романы буенча Свердловск киностудиясендә шул ук исемдәге нәфис фильм төшерелде. Соңрак Татарстанда тагын бер "Идел кызы" романы экранлаштырылды (6 серияле телефильм). Бу - татар халкының XX гасырда - аның революция алды дәверендә яңа дәвердә яшәве турындагы эпик хикәя.

Гариф Ахунов 2000 елның 4 июнендә Казанда вафат була һәм туган ягы- Арча зиратына җирләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев