Кыяр яхшы үссен һәм әче булмасын өчен югары осланлыларга файдалы киңәшләр
Югары Ослан. Татарча

Кыяр яхшы үссен һәм әче булмасын өчен югары осланлыларга файдалы киңәшләр

Кыяр кайбер таләпләрне үтәмәгәндә, уңыш бирергә теләми.

- Кыяр өчен нейтраль реакцияле, черемәгә бай туфрак яхшы.
-Кыяр үрмәләп үсә башлаганчы, төбен 3-5 см калынлыкта торф белән мүлчәләргә һәм даими су сибәргә кирәк.
- Кыярны куе утыртмаска. Саргайган яфракларын өзеп торырга кирәк, болай аның арасына яктылык яхшырак керә.
- Кыяр үтәли җилне, температураның кискен үзгәрешләрен яратмый.
- Сабакта кыярны зур итеп үстермәскә тырышыгыз. Сабактагы картайган бер кыяр калганнарының үсешен тоткарлый.
-Кыярга суны кичтән сипмәгез. Бу аның чирләргә бирешү куркынычын арттыра. Аңа көннең беренче яртысында җылы су гына сибәргә кирәк.

Кайчак кыяр авызга алмаслык әче булып үсә. Бу - үстергәндә агротехника таләпләрен сакламаудан. Беренче чиратта - җылылык һәм дым таләбе.
- Кыярга бары тик җылы су  гына сибегез. Салкын су сибүдән кыярның тамырлары чиргә бирешә.
- Кыяр температура үзгәрешенә бик сизгер. Суны кояшлы, җылы иртәдә сибәргә кирәк, тик яфракларына тидермәскә тырышыгыз.
- Тагын бер таләп - төбен даими йомшарту. Туфрагы катканда, тамырларга кислород керми. Әмма бу эшне бик сак эшләргә кирәк, чөнки кыярның тамырлары өстә генә урнашкан.
- Кыяр әче булмасын өчен, дөрес тукландырырга кирәк.
- Әче кыярга кукурбитацин матдәсе туплана. Ул ашкайнату трактындагы яман шештән саклый.

 

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


файдалы киңәшләр

Нет комментариев