Кураловода МХО сугышчылары өчен «коры душ» әзерлиләр
Кураловода МХО сугышчылары өчен «коры душ» әзерлиләр. Җирле пенсионерларның инициатив төркеме авыл мәдәният йортында җыелды.
- Хатын-кызларыбызның җылы куллары белән көнгә 1150 комплект "коры душ" ясалды, хәзерге көндә ул сугышчыларга бик кирәк әйбер. Эшне алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәкбез, - ди авылның волонтеры Лидия Коткова. - Ярдәмгә килгән һәр кешегә зур рәхмәт. Җиңү безнеке булачак!
"Коры душ" нәрсә ул?
"Коры душ" өчен нечкә дорнит (губка) кирәк. Аны зур булмаган кисәкләргә кисәләр, аннары су белән юуны таләп итми торган махсус чистартылган күбек белән сеңдерәләр, берничә тапкыр бөгәләр һәм зур булмаган зип-пакетка салалар. Икенче пакетка нечкә сөлге кисәге куялар, инструкция салалар, шунда ук күбекле пакетны салалар, аннан һавасын кысып чыгаралар – “Коры душ” әзер.
"Коры душ" белән ничек файдаланырга?
Күбек сеңдерелгән губканы 50 мл су белән юешләргә, кул белән күбекләндереп, тәннең пычранган өлешләренә сөртергә, су белән юарга кирәкми, кипкән күбекне сөлге белән корытып алырга кирәк. Тире чиста һәм йомшак була, ябышкаклык барлыкка килми. Кыр шартларында бу алыштыргысыз әйбер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев