Күп балалы гаилә статусы федераль дәрәҗәдә беркетелгән
Президент күпбалалы гаилә статусы өчен критерийлар билгеләгән указга кул куйды. Элек шартларны төбәкләр билгели иде. Хәзер алар федераль дәрәҗәдә уртак.
Күпбалалы дип өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр санала. Бу статус вакытсыз билгеләнә. Күпбалалы гаилә таныклыгының бердәм үрнәге һәм гомуми мәгълүматлар банкы булачак.
Күпбалалы гаиләләр өчен махсус ярдәм чараларына хокук саклана:
- өлкән балага 18 яшь тулганчы
- иң өлкән бала көндезге бүлектә укыса, аңа 23 яшь тулганчы
Федераль дәрәҗәдә дәүләт ярдәме:
- балаларга пособие һәм түләүләр
- хезмәт гарантияләре
- әни өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу
- һөнәри белем алу
- музейларга, паркларга һәм күргәзмәләргә бушлай керү
Өстәмә ташламалар - төбәкләр дәрәҗәсендә бирелә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев