Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Күңел ачу-уен программасы “Хуш җәй !”

23 августта Вахит мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә балалар өчен күңел ачу чарасы - «Сау бул, гүзәл җәй!» - уен программасы үткәрелде.

Тәмле җәй.   

Аланнарда — җиләк исе,

Басуларда — иген исе,

Җәйләүләрдә — сөт исе...

Тагын аллы-гөлле чәчәк,

Кайнар кояш өстисе —

Шушы булыр җәй төсе!     

23 августта Вахит мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә балалар өчен күңел ачу чарасы - «Сау бул, гүзәл җәй!» - уен программасы үткәрелде.  

Иң элек җәйге каникуллар вакытында уздырылган чараларда актив катнашкан барлык балаларга рәхмәт сүзләре һәм теләкләр яңгырады. Балалар рәхәтләнеп үзләренең җәйге маҗаралары турында сөйләделәр. Катнашучылар шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр һәм бу ямьле ел фасылы турында табышмаклар чиштеләр. Балалар  алган белемнәре белән гаҗәпләндерделәр. Җәй белән, әлбәттә, беркемнең дә саубуллашасы килми,  балалар  бер-берсенә озын каникуллар, җәй тәмамланмасын дип теләделәр. 

Программада катнашучыларны күңелле конкурслар, эстафеталар һәм бик күп мавыктыргыч, кызыклы һәм хәрәкәтчән уеннар көтә иде. Балалар үзләренең җитезлеген һәм зирәклеген күрсәттеләр. Уеннарда, конкурсларда актив катнашулары  өчен алар  татлы призлар алды!

Җәй матур хисләр һәм бәхетле елмаюлар белән узды, балалар көзне яңа белемнәре, уңышлары һәм тәэсирләре белән каршы алырга әзер. Катнашучылар  бер-берсе белән аралашудан бик күп тәэсирләр алып, өйләренә таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев