Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Крокус-Сити” фаҗигасе кабатланмасын

«Крокус-Сити Холлда» булган теракт көненнән айдан артык вакыт узган. Фаҗигада 144 кеше һәлак булды һәм 551 кеше зыян күрде, зыян күрүчеләрнең кайберләре авыр җәрәхәтләр белән әлегә кадәр хастаханәдә кала.

Кызыл Байрак авыл клубында китапханә белән бергә һәлак булучыларны искә алу сәгате, шулай ук "Терроризм - дөньяга янау!" мәгълүмати сәгате узды.

Килүчеләргә террорчылыкның нәрсә булуы, террорчыларның кем булуы турында сөйләделәр. Әңгәмә барышында терроризмның кешелекнең глобаль проблемасына әверелүе, аның нәтиҗәсе булып массакүләм  корбаннар булуы һәм кешеләргә авыр физик һәм психологик җәрәхәтләр китерүе турында барды.  Чарада уяулык күрсәтү кирәклеге турында искә төшерделәр, теракт шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән таныштырдылар.

Мәгълүмат сәгатен үткәрүнең нәтиҗәсе - кешеләрнең бер-берсен милләтенә, диненә, инануларына һәм гореф-гадәтләренә бәйсез рәвештә кабул итәргә тиешлеген аңлау булды. 

Бөтен катнашучылар теракт корбаннары истәлегенә балалар тарафыннан эшләнгән террорчылык һәм ак күгәрченнәр турында мәгълүмати белешмәләр алдылар. Чара азагында шәмнәр кабызылды һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев