Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Көзге күңел ачу»- балалар өчен уен программасы

Көзге каникуллар көннәрендә Вахит авыл мәдәният йортында балалар өчен “Көзге күңел ачу” программасы узды.

Уен программасы - бала өчен ял итү, көч җыю мөмкинлеге. "Көзге күңел ачулар" программасы балаларның күтәренке кәеф һәм уңай хис-кичерешләр алуына юнәлтелгән иде.

Уен программалары - балалар күңел ачу программаларына заманча караш, аларның төп идеясе балаларның уйнарга яратуыннан гыйбарәт. Алар уеннарга бик теләп катнашалар, бер берсе белән аралашалар. Беркемгә дә сер түгел, балалар уку һәм уен арасында уенны сайлаячак. Һәм монда уен программаларының өстенлеге күренеп тора, балалар, уйнаганда, үзләре дә сизмәстән, үзләренә кирәкле кыйммәтле тәҗрибә һәм белем алалар. 

Чара күңелле узды, балалар актив уйнадылар, сорауларга җавап бирделәр, эстафетада катнаштылар. Балаларның шат көлү авазлары, аларның бәхетле йөзләре - Вахит авылы мәдәният йортында ул көнне шундый күтәренке атмосфера хөкем сөрде.

Программа азагында барысы да татлы призлар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев