Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Корбан гаетенә ничек һәм кайчан әзерләнергә

Корбан бәйрәме ел саен Зөл-хиҗә аеның 10 көнендә билгеләп үтелә - быел ул 9 июльгә туры килә.

Бу мөһим бәйрәмнең үзенчәлекләре турында без район мөхтәсибе  имам хатыйб  Гали хәзрәт Җиһаншинның сөйләвен сорадык.

- Гали хәзрәт, бәйрәм нәрсәне аңлата һәм аңа ничек дөрес әзерләнергә?

- Гарәп теленнән "корбан" нәрсәгә дә булса якынаюга тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһ Тәгаләнең  ризалыгына ирешү һәм якын булу билгеләнә.

Корбан бәйрәменә 10 көн кала ай календаре буенча  Зөл хиҗә ае башлана.  Әлеге 10 көн - иң яхшы көннәр  һәм барлык догалар кабул итү көннәре.  Корбан чалу бурычы торак, туклану, кием-салым һәм матди иминлеге булган кешеләргә йөкләнә. Корбан хайваны бәйрәм намазыннан соң чалынырга  тиеш. Корбанны өч көн эчендә кылырга мөмкин. Корбанны башта  үз исемеңнән , аннан соң теләгең булса икенче корбанлыкны башка исән яки вафат булган мөселман исеменнән чалырга була.

- Нинди хайванны чалырга мөмкин һәм ите ничек бүленә?

- Корбан итеп дөяләр, сыерлар, үгезләр, сарыклар (кәҗәләр) файдаланыла. Дөянең яше5 ел, үгез яки сыер 2 ел, тәкә, сарык яки кәҗәләр - 1 еллык (зур, симез булса 6 айлык) яки олырак булырга тиеш. Корбанга аксак, чатан, чирле, койрыгы яки колагының күп өлеше киселгән, сукыр һәм ачык кимчелеге булган  хайваннарны кулланырга ярамый.

Корбан чалынгач, итен 3 өлешкә бүлү яхшы. Бер өлешен – үзеңә, бер өлешен – туганнарыңа, якыннарыңа, бер өлешен садака итеп мохтаҗларга тарату хәерле гамәл булыр.

- Гали хәзрәт, районда бәйрәм намазы вакытын әйтегез әле.

- Барлык мәчетләрдә дә гает намазын кояш чыкканнан соң 30 минуттан соң үткәрергә киңәш ителә. Югары Осланда бәйрәм намазы 03.40 та үткәрелә. Кзыл Байракта, Нурвахиттә, Яр буе Морквашында намаз шулай ук 03.40 та узачак. Яңа Болгарда намаз сәгать 5.00 башлана. Макыл, Мәмәтхуҗа, Бакча Сарай, Введенка Бистәсе һәм Брек авылларында намаз уку вакыты сәгать иртәнге 6.00 билгеләнгән.

     Хөрмәтле дин кардәшләрем, якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык – сәламәтлек телим, илләребез тыныч булсын иде, күңелләребездә иман нуры булсын. Бәйрәм белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Курбан байрам