Корбан гаете якынлаша
Югары Ослан. Татарча

Корбан гаете якынлаша

Шул уңайдан Татарстанда Корбан бәйрәме традицияләре һәм кагыйдәләре.

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте төп ислам бәйрәмнәренең берсе - Корбан бәйрәмен уздыру көнен һәм регламентын рәсми рәвештә игълан итте, ул 2025 елда 6 июньгә туры килә.

  • - Республиканың барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы кояш чыкканнан соң 30 минут узгач башланачак.
  • - Терлекләрне чалу 6 июньнән 8 июньгә кадәр махсус билгеләнгән урыннарда үткәрелә.
  • - Корбан чалу вакыты - кояш чыкканнан алып баеганга кадәр.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте корбан чалу өчен нисабның (минималь милек бәясе) яңа күләмен билгеләде:

  • - 53 000 сум - йоланы мәҗбүри башкару өчен мөселман кешесендә булырга тиешле минималь сумма.
  • - Әлеге күрсәткеч норма билгеләү вакытына 85 грамм алтын бәясеннән чыгып исәпләнә.

Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, ДзенТелеграм,


Нет комментариев