“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшчәнлеге буенча ведомствоара комиссиясе карары белән 1 нче апрельдән 1 ноябрьгә хәтле конкурс игълан ителде.
Конкурсның максаты:
- исемнәрдәге һәм язулардагы , мәгълүмати такталарда, топографик билгеләрдә , юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортлар аншлагында хаталарны ачыклауга халыкны җәлеп итү
- шулай ук Татарстанда яшәүче халыкның милли мәдәнияте элементларын куллануны киң җәелдерү
- республикада җитештерелә торган продукцияне, товарларны рәсмиләштергәндә , шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан барлык милек формасындагы оешмаларның тышкы кыяфәтен бизәгәндә хаталар җибәрмәү
Конкурсны үткәрү тәртибе, нигезләмәсе белән районыбыз сайтында танышырга була.
Читай «Волжскую новь» в МАКС, Вконтакте, Одноклассники, Дзен, Телеграм,
Нет комментариев