Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Кол Гали - татар әдәбиятына нигез салучы

Мәмәтхуҗа авылы мәдәният йортында Кол Галинең тууына 850 ел уңаеннан “Кол Гали - татар әдәбиятына нигез салучы” дигән әңгәмә узды.

Мәдәният йорты мөдире Алефтина Саттарова балаларга 2033 елда Кол Галинең тууына 850 ел булуы турында сөйләде. Аны урта гасыр татар әдәбиятына нигез салучы һәм бөтен төрки дөньясының танылган каһарманы дип саныйлар.

Юбилейга әзерлек башланды, балалар Кол Галинең биографиясе, поэмасы һәм аның хөрмәтенә ачылган һәйкәлләр белән таныштылар. Аның исеме «Кыйссаи Йосыф» поэмасын язганнан соң таныла һәм бу әсәргә инде 800 яшь тулганын белделәр. Кол Гали кешегә, аның көнкүрешенә гуманистик караш белән карый. Йосыф, акыллы карт Йагъкуб, Зөләйха ханымның образларында кешенең тышкы һәм рухи гүзәллеген, зиһенен мактап телгә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев