Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Кояшкай” балалар бакчасында ТР Конституциясе белән таныштылар

“Кояшкай” балалар бакчасында тәрбиячеләр Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чара үткәрделәр.

Чара барышында балалар Дәүләт символлары - герб, флаг, гимн һәм аларны булдыру тарихы белән таныштылар. Чараның максаты:

  • балаларда Конституциянең һәм Дәүләт символларының мәгънәсен аңлау;
  • ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү;
  • тәрбияләнүчеләрнең гомуми мәдәниятен үстерү һәм белем дәрәҗәсен арттыру.

Балалар күпмилләтле республикабыз буйлап интерактив сәяхәт кылдылар, Татарстан башкаласы Казан турында күп кенә кызык яңалыклар белделәр, Татарстанның төрле шәһәрләренең истәлекле урыннары һәм мәдәният һәйкәлләре белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев