Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

“Кояшкай” балалар бакчасы республика күләм конкурста катнаша

Югары Осланның “Кояшкай” балалар бакчасы “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантын алуга конкурста сайлап алуның икенче этабы кысаларында балалар бакчасы эшчәнлегенең эчтәлеген һәм нәтиҗәлелеген бәяләгән эксперт комиссиясен кабул итте.

Конкурс комиссиясе эшендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге өлкән белгече - Сабирова А.А.; ТР Мәгариф үсеше институтының өлкән укытучысы - Мифтахетдинова Н.Р.; Казан шәһәре Идел буе районының 43 нче балалар бакчасы  мөдире - Шәмсетдинова Н.Н.  катнашты.

Конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының белем бирү оешмалары арасында 10 җиңүче билгеләнәчәк, алар 500 мең сум күләмендә грантлар белән бүләкләнәчәк.

 Конкурс комиссиясе игътибарына Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар традицияләрен яңартуга һәм саклауга юнәлдерелгән «Безнең дустанә гаилә» темасына проект тәкъдим ителде. Комиссия проектның ресурс белән тәэмин ителешен, аны гамәлгә ашыру өчен кадрлар, методик, матди-техник шартлар булуын карады. Балалар бакчасы тәрбиячеләре рус һәм татар телләрендә тәрбияләнүчеләрне укытуны оештыру тәҗрибәсен күрсәттеләр.

 “Кояшкай” балалар бакчасы коллективына уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев