Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Китапханәдә Мөсәгыйть Мостафинны искә алдылар

Татар язучысы Мөсәгыйть Мостафинның тууына 120 ел тулу уңаеннан район үзәк китапханәсендә “Замана язучысы» дип аталган күргәзмә эшли.

Күргәзмә укучыларны кырык беренче августта үз теләге белән фронтка киткән язучы-фронтовик Мөсәгыйть Мостафа улы Мостафин белән таныштыра. Ә шул ук елның декабрендә ул һәлак була. 

Сугышка кадәр аның өлкәннәр өчен “Очрашу”, “Тыңлыйсыңмы, кордаш?” дигән ике җыентыгы һәм балалар өчен “Үсеш” җыентыгы дөнья күрде.

 Үз хикәяләрендә ул гади кешеләрне көндәлек тормышта сурәтли, нечкә юмор белән үткән тормышны тасвирлый. Аның хикәяләре лирик яңгырашы һәм халык образлы теленә якын булуы белән аерылып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев