Китап – ул мәңгелек тарих
Татар китабы тарихы кызыксындырган һәркемне район китапханәсенә китап күргәзмәсе белән танышырга чакырабыз.
Китап - мәдәни күптөрлелек дөньясына тәрәзә, ул вакыт һәм җиһанда төрле цивилизацияләрне тоташтыручы күпер. Китап ярдәмендә без белемнәргә генә түгел, идеяләргә, рухи һәм әхлакый кыйммәтләргә дә, кешенең матурлыгын һәм иҗади казанышларын аңлауга да юл табабыз.
Татар китабын тәкъдим итү һәм уку кысаларында Югары Ослан районы китапханәсендә “Татар китабының мәңгелек тарихы” дигән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән материал татар китап культурасын үстерү һәм унҗиденче гасырдан цифрлы чорга кадәр уку тарихын чагылдыра, аны төзүнең башында торучылар турында сөйли, шулай ук Татар дәүләт нәшрияты эше һәм китап чыгару эшчәнлеге белән дә таныштыра.
Татар китабы тарихы кызыксындырган һәркемне район китапханәсенә китап күргәзмәсе белән танышырга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев