Хәтер битендә Идел авылы
Һәр авылның үз язмышы бар: берәүләр яши һәм үсә бара, ә кайберәүләр, тарихның төрле чорларын кичерә һәм кайчагында үлә, мәңгегә юкка чыга...
Табигатьнең бик матур почмагында, шаулап торган урман буенда, хәзерге вакытта Яңа Болгар һәм Октябрьский авыллары арасында 1925нче елда Идел авылына нигез салынган.
Иң беренче булып монда Хөснетдинов Шиһап, Мөстәкыймов Гани, Мөхәммәди бабай, Касыйм абый, Габдулла абыйлар күчеп килгән. Бу кешеләр төрле - төрле районнардан җыелганнар. Урман буенда бер-бер артлы йортлар салына. Күп вакыт та үтми, алар саны 26га җитә. Ерак түгел Идел елгасы акканлык белән, авылга Идел исеме бирелә. Тиздән авылда “Идел” колхозы оештыралар. Авыл Советы Яңа Болгар авылында оешкан булганлык белән, тирә юндәге авыллар һәм колхозлар аның карамагында булганнар.
Колхозга 340-350 гектар тирәсе эшкәртү җирләре бирелә. Хөкүмәт карары нигезендә колхозда 1938-1939 елларда терлекчелек фермалары эшли башлый: башлап 10 лап сыер һәм бозаулар сатып алына, соңыннан дуңгызчылык фермасы да булдырыла. Ниндидер сәбәпләр буенча дуңгызлар үрчетү бетерелә. Беренче колхоз рәисе булып Кәримов Гәрәй куела. Ниндидер бәхетсезлеккә очрап ул кинәт үлеп китә. Аның урынына олы яшьтәге Вафин абзый куела. Халык белән, җитәкчеләр белән эшли белгәнгә күрә, авыл халкы аңа “Коммунист бабай” кушаматы бирә. Авыру сәбәпле олы яшьтәге “Коммунист бабай” үлеп китә, колхоз рәисе итеп Мулланур Вахитов исемендәге авыл кызы Шәмсикамал Садыкова билгеләнә. Белеме булмаса да Шәмсикамал халык белән эшли белә, тирә-күрше колхозлар белән дустанә, ярдәмләшеп эшли, район җитәкчелеге каршында хөрмәткә лаек кеше була. Яшьләр белән комсомол сменасы ясап, кырларда, амбарларда ике сменалы эш оештырып, колхоз югары уңышларга ирешә. Тырышып хезмәт иткәннәре өчен колхозчыларга кичке ашлар оештыра, башка колхозлардагы кебек эшчеләр ачлыктан азапланмыйлар. Җитәкчеләргә белгертмичә генә халыкка он да биргәли. Авыл барлыкка килү белән халыкка эш урыннары, яшьләр һәм балалар өчен мәктәбе, клубы кирәк булган, ләкин беренче чиратта амбары, ындыры, атлар фермасы төзелә,чөнки колхоз кырларында атлар эшли, атлар санына карап колхозның булганлыгы, көче дә билгеләнә.
Авыл халкы хәленнән килгәнчә акча җыеп мәчет салырга уйлый. Ләкин Совет власте каршы килә һәм җыелган акчага башлангыч мәктәп салына. Беренче укытучы булып Җәүһәр апа эшли. Бер бүлмәдә 3 сыйныф белем ала. Җәүһәр ападан соң Нәҗмиева Суфия авыл балаларына белем бирүне дәвам иткән. Башлангыч сыйныфлардан соң балалар белемнәрен Яңа Болгар авылындагы 7 еллык мәктәптә дәвам иткәннәр. Анда балаларны бүгенге көндә Казанда яшәүче 101 яшен тутырган Бибинур Хөснуллина каршы алган.
Авыл төзелеп, тыныч кына яшәп ятканда, “сугыш” дигән күңелсез хәбәр Идел авылына да килеп җитә. 26 хуҗалыктан 22 кеше Бөек Ватан сугышына китә: Мостафин Гариф , Парсин Әмин, Җамалетдинов Афзал һәм башкаларның исемнәре республика “Хәтер китабы”на кертелә. Күбесе сугыш кырларында ятып кала. Бөек Ватан сугышыннан соң өч кечкенә колхоз берләштерелә һәм Яңа Болгар авылы үзәк булып кала. Эшчеләр күп булу сәбәпле эш урыннары кими. Яшьләр, мәктәпне тәмамлаганнан соң, төрле җирләргә күчеп китә. Тора-бара үзләре артыннан әти-әниләрен дә кузгата башлый. Шулай итеп, бер-бер артлы гаиләләрнең күбесе Казанга, якындагы Бакча-Сарай, Матюшино, Яңа Болгар, Октябрьский авылларына күчеп бетә.
Иң соңгы кеше булып Идел авылында Насыбуллин Касыйм кала.Ул 80 яшен тутырып якты дөнья белән саубуллаша. Идел авылы 1976нчы елда бөтенләй таралып бетә, юкка чыга. Хәзерге көндә өлек гөрләп яшәгән авыл җире чәчүлек җирләренә әйләнеп бетте. Авыл таралып бетсә дә, аның кешеләре әле һаман да исән. Иң олылардан Илһамия апа, Диләфрүз апа, Мәүлия апа,Тәкъзимә апа бүгенге көндә дә үз авылларын, булган вакыйгаларны сагынып исләренә төшерәләр.
Вакытлар үтү белән, кызганычка каршы, авыллар бетә, тарала. Ләкин аның бай хатирәләре, эзләре күңелләрдә мәңге саклана. Безнең бурыч - бу тарихны үсеп килүче буынга тапшыру.
Асия Фәйзулова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев