Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Хәния Гафиатуллина: “Онытырга хакым юк”

Гарифулла Гатауллин беренче Украина фронты артиллерия гаскәрләре составында лаеклы хезмәт иткән.

Хәния ханымның әтисе Украина фронтында сугышканын белгәч, мин аның белән сөйләшергә булдым. Күз яшьләрен яшермичә ул истәлекләргә чумды.

- Соңгы вакытта Украинада булган хәлләрдән соң, Боек Ватан сугышын искә төшерәм. Минем әтием Гарифулла Гатауллин сугыш вакытында шунда хезмәт иткән, - дип башлады Хәния апа.

- Әти 1908 елны Теләче районы Олы Нырсы авылында туып үсте. Мәктәптә 2 сыйныф тәмамлаган соң колхозда эшләде. Боек Ватан сугышы башлануга әтине сугышка алганнар, аңа ул вакытта 33 яшь булган. Минем әтием өчен сугыш өч ай буе Суслонгер урманнарында укудан башланган. 1941 елның 30 августында аны Татарстаннан йөзләгән башка солдатлар белән бергә алгы сызыкка җибәргәннәр.

Гарифулла Гатауллин беренче Украина фронты артиллерия гаскәрләре составында лаеклы хезмәт иткән.

- Әти сугышка киткәндә, әни биш бала белән калган. Көне – төне башка авылдашлары белән  колхозда эшләгән. Ул әтигә балаларны саклап калам дип ант иткән һәм сүзендә торган.

Сугыштан әти исән кайтты, ләкин яраланган иде. Тормыш дәвам итте, бер бер артлы гаиләбездә тагы алты бала туды.

Әтинең кайда һәм ничек сугышканын мин аның сүзләреннән беләм.

Кышкы озын кичләрдә зур гаилә әйләнәсендә ул безгә сугыш куркынычлары турында еш сөйли иде, орден һәм медальләрен күрсәтеп нинди батырлыклары өчен бүләкләнгәнен ачыклый иде.

Бер тарихы әлегә кадәр хәтердә. Житомир шәһәрен алган вакытта, безнең гаскәрләр ут астына эләккәннәр, соңрак ачыкланганча, безнең солдатларга ташландык бина чормасыннан атканнар. Әти һәм тагын өч солдат атучыларны зарарсызландырырга боерык алган. Боерыкны гаскәрләребез үтәгән, ләкин бер солдатларын югалтканнар. Операция барышында күрсәткән батырлыгы өчен әти “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.

Аның сугышчан хезмәтләре, батырлыгы турында "Германияне җиңгән өчен", "Праганы азат иткән өчен", "Берлинны алган өчен", "Батырлык өчен", "Сугышчан казанышлары өчен" медальләре, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнүләре сөйли.

Башка бүләкләр исәбендә мин хәзергә кадәр күз карасы кебек командованиедән яхшы хезмәте өчен бүләкләнгән Рәхмәт грамотасын саклыйм. Анда әтиемнең бетен сугыш юлы тасвирланган. Әти 1986 елда 78 яшендә үлде.

Әтием турындагы хатирәләрне балаларым белән оныкларыма тапшырам. Безнең тыныч киләчәк өчен сугышкан солдатлар батырлыгы турында онытырга хакыбыз юк.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: великая отечественная война фронт солдат подвиг солдат