Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Казанның «Туган авылым» күңел ачу үзәгендә «Каз өмәсе» ярминкәсе үтте

Чарада җитәкчеләр, Татарстан районнары һәм төрле өлкәләрдән килгән кунаклар катнашты.

Җыелган кунакларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов каз өмәсе чарасы һәм аның нәтиҗәләре белән уртаклашты. Шулай ук комитет эшчәнлеге һәм районнарда узган чаралар турында да сөйләп үтте. Ирек Шәрипов алда торган планнар белән уртаклашып, Бөтендөнья татар конгрессының яңа проекты турында игълан итте. Яңа елдан "Татарстан" ГТРК каналында "Татарлар. Үз өемдә – үз көем" дигән тапшыру эшли башлап, һәр радиотапшыру аерым бер районга багышланачак. "Бу – сезнең эшчәнлекне күтәрү һәм таныту өчен махсус проект," – диде ул.

Югары Ослан районыннан республика “Каз өмәсе” ярминкәсендә Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина, “Волжская новь” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Зөһрә Гайнуллина катнашты.

Утырыш ахырында татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда зур хезмәт куйган шәхесләргә Бөтендөнья татар конгрессы рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев