Казанда яшь гаиләләр форумы узды
Россия президенты тарафыннан игълан ителгән Россиядә гаилә елы уңаеннан Татарстанда төрле чаралар үткәрелә.
2024 елның 11 мартында Казанда Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова һәм ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков катнашында «Республика гаилә диалогы»- яшь гаиләләр форумы узды.
Макыл авылы яшьләр клубыннан форумда Мират һәм Гөлнара Ильясовлар гаиләсе катнашты. Бер мәйданчыкта яшь гаиләләрнең тормышы турында сөйләштеләр, торак сәясәтеннән алып мәдәният, мәгариф өлкәләрендә килеп чыккан проблемаларны хәл итү турында фикер алыштылар.
Көн дәвамында җиде команда үз проектлары өстендә эшләде, яшь гаиләләр өчен мөһим проблемаларны билгеләде. Һәр командага проектны эшләү өчен ике сорау тәкъдим ителде. Ильясовлар гаиләсенең эше “Мәгариф” проекты буенча узды.
Нәкъ менә үзара диалог – барлык проблемаларга да ачкыч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев