Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Канаш авыл җирлегендә халык җыены узды

Җыен эшендә Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, район хезмәтләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Николай Вальков халык алдында 2022 елда авыл җирлеге Башкарма комитетының эшчәнлеге турында хисап тотты һәм 2023 елга бурычлар билгеләде.

Шулай ук авыл җирлеге халкына Югары Ослан районында халыкның сәламәтлеген саклау буенча төп бурычлар турында, халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Дана Хөсәенова сөйләде.

2022 елгы эш нәтиҗәләре турында полиция хезмәткәре Ленар Габдрахманов хисап тотты.

Җирлек башлыгының хисабы буенча фикер алышу барышында Түбән Күл авылында яшәүче Григорий Гаврилов халыкны борчый торган проблеманы билгеләде – бу Түбән Күл авылына юлны киңәйтү мәсьәләсе.

Йомгаклау чыгышында район башлыгы урынбасары Сергей Осянин авыл җирлегенең уңай эшен билгеләп үтте.

Җыен ахырында җирлекнең актив кешеләрен бүләкләү булды. "Канаш авыл җирлегенең социаль-икътисади үсешенә керткән шәхси өлеше, актив тормыш позициясе, туган авылына мәхәббәт, аның язмышына битараф булмаулары өчен" Григорий Гавриловны һәм Михаил Косаревны Югары Ослан районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Бүләкләү көчле алкышлар белән хупланды.

Шулай ук Яңа ел бәйрәмнәренә үз йортларын бизәү традициягәсе буенча «Безнең ишегалдында...» дип исемләнгән республика конкурсының муниципаль этабында җиңүче Виталий Федоров гаиләсенә  "Волжская новь" район газетасы баш мөхәррире Нусрет Мөфталиев истәлекле бүләк тапшырды.

 

фото район порталыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сходы граждан гражданнар җыеннары