Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

«Каенкай» балалары әйләнә-тирәдәге һава белән таныштылар

Югары Осланның «Каенкай» балалар бакчасының тәрбияләнүчеләре белән «Безнең әйләнә-тирәдәге һава” темасына әңгәмә үткәрделәр.

Тәрбияче балаларга һаваның билгеле бер рәвеше булмавын сөйләде. Ул теләсә нинди ачык киңлекне тутыра.

Балалар белән берничә кызыклы тәҗрибә уздырылды. Шарны кабартып, аннан һава чыкканда билгеле бер тавыш ишетелүен, ә шарны кулдан ычкындыргач, тиз генә очып китүен һәм аннан һава чыгуын күрделәр. Ә икенче тәҗрибәне буш шешә һәм су ярдәмендә үткәрделәр. Шешәне сулы тазга салдылар һәм шешә су белән тула башлагач, шешәләрдән куыклар чыкканын күрделәр - су шешәдәге һаваны кысрыклап чыгара дигән нәтиҗәгә килделәр. Шулай ук тәлинкәдәге су һәм сок көпшәсе белән тәҗрибә үткәрделәр. Балалар сулы тәлинкәгә көпшәдән өрделәр, һәм барысының да тәлинкәләрендә куыклар барлыкка килде. Тәҗрибәләр тәмамлангач, пластмасса куыкчыкларны куллары белән кыстылар, куыктан учка салкын һава чыга дигән нәтиҗә ясадылар.

Мондый тәҗрибәләр ярдәмендә балаларда танып белү сәләте, кызыксынучанлык үсә. Балаларга әлеге дәрестә кечкенә тикшеренүчеләр ролендә булу бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев