“Каенкай” балалар бакчасында яңа рәсем ясау техникасын кулланалар
Көз - елның гүзәл һәм матур вакыты, ул, рәссам кебек, табигатьне якты төсләргә буяп тора.
“Каенкай” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, тәрбияче белән берлектә, елның кабатланмас чорының бөтен матурлыгын бергәләп "Алтын көз"- иҗади эшендә чагылдырырга булдылар.
Балалар көзге агачларны яфраклар ярдәмендә сурәтләп, "Штамповка" дигән традицион булмаган рәсем ясау техникасын кулланып, табигать матурлыгын күрсәтергә тырыштылар. Балалар көзге урманга хас төсләрне сайладылар. Килеп чыккан эш нәтиҗәсе барлык катнашучыларны да шатландырды. Бу гаҗәеп рәсем техникасыннан файдаланып, балалар зур ләззәт һәм уңай хис-кичерешләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев