Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Юл хәрәкәте уеннары

Вахит авыл китапханәсе мөдире Сәлимуллина Сания «Балалар. Юлларда иминлек», -дип аталган юл хәрәкәте уены оештырды.

Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар. Китапханәче уен формасында балаларны юлда җәяүлеләрнең юл хәрәкәте билгеләре һәм кагыйдәләре, җәяүлеләргә юлны куркынычсыз үтәргә ярдәм итүче юл хәрәкәте билгеләре белән таныштырды. Балалар китапханәчене зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр.

Балалар «Светофор», «Йөк машиналары» -дип аталган  ике командага бүленеп, уеннарында актив катнаштылар, анда һәркем юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүен генә түгел, ә үзенең җитезлеген һәм осталыгын да күрсәтә алды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев