Югары Осланнан “Хәзинә” фольклор төркеме - Регионара фольклор фестивалендә өч тапкыр лауреат булдылар
Конкурс Россиянең төрле төбәкләреннән 60 үзешчән коллектив җыйды һәм өч номинациядә җиңүчеләрне билгеләде.
Марий Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Олада "Үткәннәрне барлап" төбәкара фольклор бәйгесе узды, ул Россиянең берничә төбәгеннән сәләтле артистларны җыйды. Безнең республика һәм район исемен яклап күп кенә конкурслар лауреаты булган “Хәзинә” фольклор төркеме катнашты.
Югары Ослан артистлары бу юлы да лаеклы чыгыш ясады. Конкурс өч номинациядә узды.
Мәҗбүри шарт булып «Фольклор» номинациясендә халык уенын театральләштерү булды. “Вокал”да бәетләр һәм мөнәҗәтләрне, “Хореография”дә татар халкының тарихи көнкүреш һәм татар халык биюләре башкарылуы хупланды. Катнашучыларның чыгышларын Марий Эл, Чуваш иле, Татарстан республикаларының фән һөм сәнгать эшлеклеләре, әйдәп баручы белгечләре һәм укытучылары бәяләде.
"Хәзинә" фольклор ансамбле барлык өч номинациядә дә төрле дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды.
Беренче номинациядә Югары Осланлылар жюри хөкеменә татар халкының "Бирнә барлау" - милли йоласын тәкъдим итте. Сценарий төркем җитәкчесе Фидания Нурисламова тарафыннан үз истәлекләре нигезләнеп язылган. Бу номинациядә ансамбль I дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды.
"Вокал" номинациясендә дә коллективка тиңнәр булмады. Артистлар “Кулларыма тәсбих алам” мөнәҗәтен башкарып I дәрәҗә Лауреат булдылар
Җырлы-биюле "Эх, җан дускаем"коллективка III дәрәҗә Лауреат дипломы китерде.
Безнең артистлар мөнәҗәтләрне ялгыз башкаруда да сынатмадылар. 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә Фидания Нурисламова һәм Сәрия Шэйхлисламова, III дәрәҗә дипломга район Мәдәният йорты баянчы Сәлим Кадыйров лаек булды. Светлана Лазуркевич "Чишмә буенда" бию композициясе белән II дәрәҗә Лауреат дипломы алды.
“Хәзинә” фольклор төркемен уңышлары белән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев