Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланлылар “Изге Болгар җыены”да катнашты

Татарстан мөселманнары тормышында мөһим вакыйгаларның берсе Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә узды.

Чарада Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, XIV Бөтенроссия дин эшлеклеләре форумы делегатлары, Россия мөселманнарының дини идарәләре, якын һәм ерак чит илләр вәкилләре, Россия Федерациясе субъектларыннан делегатлар, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.  

Бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

- Бу бөек бәйрәмдә катнашкан һәр кешегә рәхмәт әйтәсем килә. 1102 ел элек безнең ата-бабаларыбыз бу динне кабул иткән. Без һәрвакыт православ туганнарга да бик хөрмәт белән карыйбыз. Бу безнең Россия дәүләтенең уңыш нигезе. 

«Россия - төрле конфессияләр вәкилләре дус һәм тату яши торган ил», - дип белдерде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Ул «Россия - Ислам дөньясы» форумында катнашкан Рус православие чиркәве делегатларына аерым рәхмәт белдерде. Бүген мөселманнар бәйрәме һәм мин барлык догаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабул итүен телим, - диде ул.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл да бәйрәм кунакларын "Хәерле көн, кадерле дуслар!" сүзләре белән сәламләде. Без бер-беребез белән янәшә атлыйбыз. Бу бердәмлек безнең бабаларыбыз тарафыннан хупланган гамәл. Бүгенге гыйбадәтханәләребезне һәм мәчетләребезне күргәндә, без әле күптән түгел генә аларның биредә җимерек булганлыгын хәтерлибез. Без чыннан да бердәм халык һәм безнең җиребез бер, - дип билгеләде митрополит.   

Быел ТР мөселманнары Диния нәзарәте “Изге Болгар җыены”ның дини өлешен көчәйтте: программаның беренче өлеше - “Тәүбә”намазы чарасы булды, ул киләчәктә Болгарда мөселман форумын уздыруның төп максаты булачак; Мөфтият игълан иткән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында ХАДЖга гаилә юлламалары уйнату. Бу аңа күпсанлы мөселманнарны җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.

Тантаналы чарада Югары Ослан муниципаль районы делегациясе дә катнашты. 

“Изге Болгар җыены» Зур манара янындагы борынгы Җәмигъ мәчете хәрабәләрендә көндезге намаз уку белән дәвам итте. Тантанада катнашучылар күңелләр сафлану, рухи яктылык, киләчәктә файдалы эшләргә этәргеч алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев