Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары осланлылар чаңгы ярышларында актив катнаштылар

Кичә Югары Осланда Александр Парфилов исемендәге чаңгы модульле базасында «Россия чаңгы юлы-2023»традицион ярышлары узды.

Ярышларда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлфия Абдуллина, башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Александр Федотов чыгыш ясадылар, алар ярышларда катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр теләделәр.

Тантана барышында ГТО нормативларын тапшыруда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән район халкы бүләкләнде. Алтын билгеләр белән бүләкләнүчеләр арасында

Кәрим Гайнуллин, Алинә Сәлахова, Александр Кудашов булдылар.

Теләүчеләр АИС ГТО системасына кертелгән ГТО нормативларын үтәделәр.

Ял көннендә халыкның сәламәт яшәү рәвешенә багышлануын күрү сөендерде.

Ярышлар бүләкләү белән тәмамланды. Һалтын билгеләр белән бүләкләнүчеләр арасында гтоәр призер район башлыгы Марат Зиатдинов һәм башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Фәйрушин кулыннан истәлекле бүләк алды.

 

фото район порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лыжня россии