Югары Осланда Халыкара инвалидлар көненә багышланган хәйрия чарасы узды
«Игелек нурлары» дип аталган хәйрия бәйрәмендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары катнашты.
Чараны оештыручылар - «Островок надежды» - халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы һәм «Игелекле кешеләр» волонтерлык хәрәкәте, аларга районның төрле оешма вәкилләре дә кушылды.
Балалар өчен тугыз мәйданчыкта мастер-класслар оештырылды. Балалар мавыгып гипстан сыннар, Яңа ел уенчыклары, кар бөртекләре ясадылар, беләзекләр үрделәр, нейрография белән шөгыльләнделәр.
Ата-аналарга хәвефлелек дәрәҗәсенә диагностика узарга тәкъдим ителде, һәм кирәк була калса, аларга киңәшләр бирелде.
Шулай ук район оешмалары вәкилләре белән түгәрәк өстәл оештырылды, анда социаль тәэмин итү, ташламалар, медицина хезмәте күрсәтүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Чара чәй өстәле һәм иганәчеләрдән бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев