Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда янгын нәтиҗәсендә торак йорт җитди зыян күргән

Бәхетле очраклылык буенча янгында зыян күрүче кешеләр булмады.

20 майда 14.00 сәгатьтә, "112" бердәм коткару номеры хәвефле шалтырату кабул итә. Шалтыратучы хәбәр иткәнчә, "Югары Осланның Весенняя урамында нәрсәдер яна, куе төтен күренә".

Янгынчылар килгәндә, торак йортның мансард катының һәм түбәсенең ачык януы билгеле була. Йортның бөтен мәйданына ут таралу куркынычы янаган. Янгын урынында йорт хуҗасы үзе булып, ул бина эчендә кеше юклыгын хәбәр иткән. Янгын нәтиҗәсендә йортның мансард өлеше һәм түбәсе юк ителгән. Зыян күрүчеләр юк. Янгын сәбәпләре тикшерелә. 

Торак йорттагы янгын белән бәйле рәвештә, күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлегендә мондый хәлләрне булдырмас өчен киңәшләр, шулай ук янгын вакытында эш алгоритмы бирелде.

"Торак йортларда күпчелек гражданнарның янгын сүндерү җиһазлары юк. Шуңа күрә, төтен исен, янган утүткәргеч чыбыклар исен сизү белән яки ялкын телләрен күрү белән янгын сүндерү бүлегенә 01 номеры буенча шалтыратырга кирәк. Әмма, янгын сүндерүчеләрне көтеп, "кул кушырып" утырырга кирәкми. Шунда ук утның таралуын туктатырга ярдәм итәчәк, сезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклап калачак чараларны үтәүгә керешергә кирәк», - дип искәртте күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге җитәкчесе Ленар Мәрдегалимов. 

Шулай ук ул янгын вакытында гамәлләр тәртибе турында сөйләде.

  • Беренче чиратта, бинадан балаларны һәм олы яшьтәге кешеләрне чыгарырга кирәк. Әгәр янгын ишегалдында, урамда барлыкка килсә, аларны янгын учагыннан мөмкин кадәр ераграк алып китәргә кирәк.
  • Әгәр эвакуация мөмкин булмаса яки кыен булса, сөлге, тастымалны, тукыманы юешләргә, борын һәм авызны ябарга кирәк. Шулай итеп, бу сулыш юлларына сөрем эләгүен чикли, җиңел исле газның концентрациясен киметә.
  • Утны мөмкин булганча сүндерергә кирәк: чиләктән яки шлангтан су сибәргә, ком яки җир белән күмәргә. Янгын мәйданы зур булмаса, аны юеш юрган, япма, яки башка тукыма җәймәсе белән капларга мөмкин.  
  • Әгәр дә сез үзегезне электр тогы белән бәрмәячәгенә ышансагыз, йортны, фатирны электр утыннан өзәргә кирәк.
  • Янгын сүндергечләр йортта булган очракта, алардан файдаланыгыз, беренче чиратта янгын учагын сүндерергә тырышыгыз, шул рәвешле утның бина буенча таралуын кисәтегез.
  • Хәтерегездә тотыгыз: электр үткәргечләрне сүндерү өчен порошоклы янгын сүндерү җайланмасын кулланырга кирәк, ә янучан матдәләрне су белән сүндерергә ярамый.
  • Кешеләрне бинадан эвакуацияләгәннән соң, барлык ишекләрне һәм тәрәзәләрне тыгыз ябып куярга кирәк.

Әгәр дә сез янгынны мөстәкыйль рәвештә бетерә алуыгызга ышансагыз, моның өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышыгыз. Ә мөмкин түгеллеген күрсәгез  шунда ук бинадан чыгарга һәм яныннан китәргә тырышыгыз. Сезнең шалтыратуыгыз буенча килгән янгын сүндерүчеләр ялкынны тиз арада сүндерү өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкләр.

Статистика хәбәр иткәнчә, барлык янгыннарның 60% ы нәкъ менә шәхси йортларга туры килә, бу гражданнарның үзләре тарафыннан янгынга каршы кагыйдәләрне үтәүгә җавапсыз мөнәсәбәт нәтиҗәсе булып тора.

Чираттагы тапкыр исегезгә төшерәбез, ярамый: 

  • Балалар алырлык урыннарда шырпы, яндыру кирәк-яраклары калдыру;
  • Кояш нурлары астында газ, бензин зажигалкалары калдырырга;
  • Йортлар тирәсендәге пыскып яткан яисә кайнар күмерләрне таратырга;
  • Мич өстендә утын, юеш кием-салымны киптерергә;
  • Балаларга мөстәкыйль рәвештә җылыту приборларын, газ плитәләрен, электр приборларын кабызу;
  • Бер розеткага берьюлы берничә прибор, шулай ук куәте максималь булган күрсәткечләрдән артып киткән агрегатларны тоташтыру;  
  • Төзек булмаган көнкүреш электр приборларыннан файдалану;
  • Кабызылган көнкүреш электр һәм газ приборларын күзәтүсез калдырырга;
  • Тикшерелмәгән электр җайланмаларын кулланырга;
  • Мичне кабызу өчен янучан сыеклыкларны файдаланырга.

"Уяу булыгыз, янгынга каршы нормаларны үзегез бозмагыз һәм аларны күршеләрегез тарафыннан бозуга да юл куймагыз. Янгын - теләсә кемгә кагылырга мөмкин булган стихияле бәла-каза ул! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! "- дип өстәде Ленар Мардегалимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев