Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Югары Осланда Белем көненә багышланган хәйрия чарасы узды

Югары Ослан яшьләр клубында социаль озата барудагы гаиләләрдән булган балалар өчен хәйрия бәйрәме узды.

16 бала өчен татлы ризыклар, аквагрим, анимация программасы һәм бүләкләр белән бәйрәм әзерләнгән иде. Бәйрәм үткәрү идеясен районның битараф булмаган халкы тәкъдим итте, ә “Островок надежды” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре оештыруны үз өсләренә алдылар. 

"Бәйрәмне оештыруга безгә  дусларыбыз булышты, алар - Венера Гыйззәтова, Алиса Фәйзуллина, Виктория Азмуханова, Полина Минкина һәм Яшьләр үзәге җитәкчесе  Леонтий Яковлев, алар берничә ел дәвамында безнең ярдәмчеләребез", - рәхмәт сүзләре белән гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина бәйрәмне башлап җибәрде. 

Белем көне белән котлап, чарада катнашучыларга һәм  залда булган бердәнбер  беренче сыйныф укучысына, аларга бу зур, озын сәяхәттә уңышлар, кыенлыклардан курыкмаска, әти-әниләр, дуслар янәшәсендә алга баруны теләде.

Супергеройның  залда пәйда булуы балалар өчен сюрприз булды, ул балаларга онытылмаслык хис-кичерешләр, елмаюлар бүләк итте. Уеннар, смайликлар буенча мультфильмнарны эзләп табу, сабын куыклары - боларның барысына да балаларга ошады, алар рәхәтләнеп  катнаштылар.  Бәйрәм тәмамлангач, балаларны туңдырма, татлы мамык белән сыйладылар, канцелярия кирәк-яраклары һәм татлы тәм-томнар бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев